26 мартта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Балык Бистәсенә сәфәре район башлыгы Вәлиев Илһам Госман улы белән күрешеп, райондагы дини вәзгыять хакында сөйләшүдән башланды. Әлеге очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм 16 ел җирлектә имам-мөхтәсиб булган Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов та катнашты.
Район башлыгы мөфтигә динебез өчен хезмәте, авыл имамнарына игътибарлы булуы һәм хөрмәт итеп килүе өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук ул 80 яшен тутырган Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдиновның дини-иҗтимагый эшчәнлеген зурлады. Бүгенге көндә районда 44 мәчет-мәхәллә эшләүдә, дини укулар оештыруда Сәүдәхан хәзрәтнең тырышлыгы, хезмәте зур булу хакында әйтте.
Камил хәзрәт, үз чиратында, җирле хакимиятнең дин әһелләренә карата алга таба да хәерхаклы булуын теләде, халыкка динебезне җиткерүдә үзара аңлашып эшләү, хезмәттәшлек итү мөһимлеген ассызыклады.
Мөфти Балык Бистәсе районы башлыгы белән очрашты
27 март 2016 ел 11:12
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 5,5 млн сум акча җыйды
14 апрель 2026 ел 15:00
Мөфти Камил хәзрәт Татарстан делегациясе составында КФУның Каһирә филиалында булды
13 апрель 2026 ел 18:33
Мөфти һәм ТР Рәисе Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев каберен зиярәт кылды
13 апрель 2026 ел 17:56
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

