Мөфти Камил хәзрәт Татарстан делегациясе составында КФУның Каһирә филиалында булды

13 апрель 2026 ел 18:33
Мөфти Камил хәзрәт Татарстан делегациясе составында КФУның Каһирә филиалында булды

Бүген, шәүвәл аеның 25нче көнендә (13нче апрельдә), Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының Каһирәдәге филиалында булды. ТР Рәисе җитәкчелегендәге делегациядә шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар да бар иде.

Объект медицина комплексы территориясендә урнашкан. Аның мәйданы 10 мең квадрат метрны тәшкил итә. Студентларны беренче тапкыр 2023нче елда җыйганнар. Профессор-укытучылар составы – 214 кеше. Алар арасында КФУны тәмамлаучылар да, Россиянең һәм Мисырның башка әйдәп баручы университетларын тәмамлаучылар да бар.

Рөстәм Миңнехановка уку корпусын күрсәттеләр, укыту системасы турында сөйләделәр. Югары уку йортына нигез салучыларның берсе булган Modern Group компаниясенең Попечительләр советы башлыгы ассызыклаганча, КФУ филиалы ачылу Россия һәм Мисыр арасындагы академик партнерлыкны чагылдыра. Ул белдергәнчә, университет сайлап алу мәсьәләсе килеп тугач, иң яхшы югары уку йортларына йөз тоттык, алар арасыннан Татарстанны да сайладык. Вәлид Деабес Россиягә дә, Мисырга да файдага хезмәт итә алырлык фәнни эшләнмәләргә бергәләп ярдәм итәргә тәкъдим итте.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы