Бүген, Шәүвәл аеның 13 нче көнендә (25 майда) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе рәисе Айдар Шаһимәрданов, Ассоциациянең Хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Вәлиев, Ассоциация һәм әлеге фонд вәкилләре белән очрашты. Очрашуда сүз Казанның һәм Татарстанның мөселман уку йортлары һәм ислам мәгарифе үсеше хакында барды. Анда Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат Мөбарәков та катнашты.
Билгеле булганча, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе үзенең эшчәнлеген берничә ел дәвамында нигездә ислам фәне һәм мәгарифен үстерүгә, мәчетләр төзү һәм аларны карап тотуга ярдәм итүгә, сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләре ачу һәм “Авылларга ярдәм” проектын гамәлгә ашыруга юнәлтә.
Бүгенге эшлекле очрашуда Татарстан мөфтие эшмәкәрләргә аерым мәгариф проектларын тәкъдим итте, Казанда хәфизләрне, тәфсир һәм хәдис белгечләрен бала яшеннән үк әзерли башлау әһәмияте турында сөйләде һәм шушындый мөмкинлекне булдыру өстендә Нәзарәттә эш барганын хәбәр итте.
Эшмәкәрләр мөфтиятнең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген һәм башлангычларын югары бәяләде, аларның тормышка ашыруда үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итте.
Татарстан мөфтие РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе рәисе Айдар Шаһимәрданов белән очрашты
25 май 2021 ел 12:32
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 5,5 млн сум акча җыйды
14 апрель 2026 ел 15:00
Мөфти Камил хәзрәт Татарстан делегациясе составында КФУның Каһирә филиалында булды
13 апрель 2026 ел 18:33
Мөфти һәм ТР Рәисе Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев каберен зиярәт кылды
13 апрель 2026 ел 17:56
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы













