Бүген, җөмәдәл аеның 25 нче көнендә (29 нчы декабрь), Татарстан мөфтие, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин мөгаллимнәр катнашында педсовет утырышын үткәрде. Җыелышның көн тәртибенә узып баручы 2021 елга һәм 2021-2022 уку елының беренче яртыеллыгына йомгак ясау, шулай ук икенче семестрга бурычлар һәм планнар белән бәйле мәсьәләләр каралган иде. Утырыш барышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының җәйге тикшерүе нәтиҗәләре, «Мөхәммәдия» шәкертләренең республика, төбәк һәм Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрендә һәм олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре игълан ителде. Икенче семестрга куелган бурычлар кысаларында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү планлаштырыла.
Моннан тыш, утырышта студентлар өчен тулай торак төзү мәсьәләләре дә кузгатылды.
Татарстан мөфтие “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә педагоглар катнашында утырыш үткәрде
29 декабрь 2021 ел 14:04
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 5,5 млн сум акча җыйды
14 апрель 2026 ел 15:00
Мөфти Камил хәзрәт Татарстан делегациясе составында КФУның Каһирә филиалында булды
13 апрель 2026 ел 18:33
Мөфти һәм ТР Рәисе Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев каберен зиярәт кылды
13 апрель 2026 ел 17:56
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

