Бүген Казанда изге Раҗәб аенда татар халкының күренекле шәхесләрен искә алу мәҗлесе узды. Кәлам Шәрифтән аятьләр укып, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылу чарасы Галиев мәчетенең Коръән мәҗлесләрен үткәрү залында оештырылды. Чарага килүчеләр мәчетнең имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев җитәкчелегендә җәмәгать белән өйлә намазында катнаштылар, аннары җырчы Салават Фәтхетдиновның шәкерте, Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов тарафыннан оештырган Коръән ашына рәхим иттеләр. Бакыйлыкка күчкән танылган татар зыяларын, атаклы шәхесләрне, остазларның, иҗат әһелләренең рухларына дога кылу мәҗлесендә Салават Фәтхетдинов, Рифат Зарипов, ИлСаф, Җәвит Шакиров, Альфред Якшембетов, Ядкәр Хәбибуллин, Айдар Тимербаев, Салават Миңнеханов, Әбри Хәбриев, Данир Сабиров, Гамил Әсхәдулла, Рөстәм Рәхмәнкулов, Рафил Җәләлиев, Марсель Вәгыйзов һ.б. күренекле иҗат әһелләре, җырчылар, автор-башкаручылар катнашты. Алар һәрберсе ахирәткә күчкән укытучыларын җылы сүзләр белән искә алды, истәлекләре белән уртаклашты, догалар кылды. Чарада катнашучылар искә алу мәҗлесләренең дәвамлы булуын теләделәр, Изге Рамазан аенда ифтарлар үткәрү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Галиев мәчетендә күренекле татар шәхесләрен искә алып мәҗлес үткәрелде
17 февраль 2022 ел 16:23
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 5,5 млн сум акча җыйды
14 апрель 2026 ел 15:00
Мөфти Камил хәзрәт Татарстан делегациясе составында КФУның Каһирә филиалында булды
13 апрель 2026 ел 18:33
Мөфти һәм ТР Рәисе Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев каберен зиярәт кылды
13 апрель 2026 ел 17:56
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




























