Т-Банк Россиядә ислам банкингы системасын формалаштыру буенча Үзәк Банк эксперименты кысаларында тупланма продуктлар линейкасын башлап җибәрә. Әлеге продуктларның беренчесе – тупланмалар өчен ислам счеты – ул Ислам этикасы нормалары нигезендә эшли һәм аны мобиль кушымта аша рәсмиләштерергә мөмкин, ә икенчесе – ил күләмендә китереп бирү яки банкта саклау юлы белән алтын слиткалар сатып алу мөмкинлеге бирә. Ике продукт белән дә миллионлаган россияле-мөселманнар тупланма продуктлардан мобиль кушымтада файдалана ала.
Бүген, шәгъбан аеның 29нчы көнендә (17нче февральдә), Т-Банк әлеге продуктларны тормышка ашыру өчен Татарстан мөфтиятеннән рөхсәт алды. Аларның ислам хокукы кануннарына туры килүе турындагы документны Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Т-Банкның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Әсхәт Гыйниятовка тапшырды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Мөфтие киңәшчесе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы сәркатибе, шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков катнашты.
Документ Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасының үзара бердәм карары нигезендә бирелде, әлеге продуктлар мөселманнар өчен рөхсәт ителгән дип танылды.
Т-Банкның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Әсхәт Гыйниятов түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Россиядә мөселманнар өчен файдалану мөмкин булган гомуми тупланма продуктлар юк иде, клиентларга алда билгесезлек көткән проектларга акча салырга туры килде, анда тупланмаларны югалту ихтималы зур иде. Т-Банк булдырган Ислам тупланма счеты аларга продукттан нормалар нигезендә файдаланырга һәм акчаның кимемәячәгенә ышаныч мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта Т-Банк, ислам хокукы нигезендә саклауның барлык нормаларын үтәп, клиентка уңайлы булган урынга түләүсез алып килү шарты белән алтын слиткаларын сатып алырга яки аларны банкта сакларга мөмкинлек бирә. Клиентлар карамагына 5 граммнан алып 12 килограммга кадәр слиткалар тәкъдим ителә.
Продуктларны эшләгәндә без ислам хокукы кагыйдәләренә һәм этикасына нигезләндек һәм аларны функциональлектә генә түгел, ә кулланучының банк белән үзара хезмәттәшлегенең башка аспектларында да исәпкә алдык. Мәсәлән, тупланма счетларны төрле максатлар өчен күп итеп ачарга мөмкин, ә аларның саклануында исә барлык нормалар үтәлешенә ышаныч бар”.




