Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылу башланды

18 февраль 2026 ел 13:31
Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылу башланды

Бүген, Рамазан-шәриф ае башланырга берничә сәгать кала, Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие, Курра-хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән хәтем кылуны (Изге Китапны тулысынча уку) башлап җибәрде. Бүген ул Кәлам Шәрифнең беренче җүзен укыды.

Коръән уку биредә һәр көнне өйлә намазыннан соң, ягъни сәг. 12.20-дән башлана. Хәтем кылу 2026нчы елның 19нчы мартында – Рамазан аеның соңгы көнендә төгәлләнәчәк.

Искәртеп үтик, Рамазан-шәриф аенда Коръән чыгу – сөннәт гамәл, моның өчен күп әҗер-саваплар вәгъдә ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы