Бүген, шәгъбан аеның 30нчы көнендә (18нче февральдә), Диния Нәзарәте бинасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Пенза өлкәсе мөселманнарының Үзәкләштерелгән Диния нәзарәте Мөфтие Асиат хәзрәт Уразаев белән очрашу үткәрде.
Ике төбәк мөфтиләре бер-берсен якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбрикләп, Татарстан һәм Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегендәге соңгы казанышлар белән уртаклашты, хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Алар шулай ук Рамазан аенда дини-әхлакый тәрбия бирү һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләште. Камил хәзрәт Республикакүләм ифтар, республика мәчетләрендә халык белән очрашулар, “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны, “Нурлы Рамазан” бәйгесен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Үз чиратында Пенза өлкәсе Үзәкләштерелгән Диния нәзарәте Мөфтие Асиат хәзрәт инфраструктура белән таныштырып узды һәм татар-мөселман традицияләрен ныгытуның мөһимлеген ассызыклап, быел Пенза өлкәсендә федераль Сабантуй узачагын билгеләп үтте. Моннан тыш, Асиат хәзрәт Камил хәзрәтне 2026нчы ел ахырында ачу ниятләнгән яңа мәчет ачылышы тантанасына чакырды.







