Башкала мөселманнарына зур бүләк: “Корстон”да намаз бүлмәсе ачылды

18 февраль 2026 ел 16:12
Башкала мөселманнарына зур бүләк: “Корстон”да намаз бүлмәсе ачылды

Бүген, шәгъбан аеның 30нчы көнендә (18нче февральдә), “Корстон” сәүдә үзәгендә тантаналы төстә намаз бүлмәсе ачылды. Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклар – Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, “Корстон” ҖЧҖ генераль директоры Илфар Хәлимуллин, Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Мингәрәев һ.б. чакырылган кунаклар һәм оештыручылар катнашты.

Намаз бүлмәсенең тантаналы ачылышында Илфар хәзрәт Хәсәнов кунакларны һәм дин кардәшләребезне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул намаз бүлмәсен булдыручыларга ихлас күңелдән рәхмәтен белдерде һәм барлык катнашучыларны якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбрикләде.

Илфар хәзрәт, Пәйгамбәребезнең ﷺ үгет-нәсыйхәтләрен искә төшереп, мәчет салган һәркемнең зур әҗер алачагын әйтте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең 2016нчы елда «Halal Lifestyle» (хәләл яшәү рәвеше) концепциясен үстерү мәсьәләсе буенча йөкләмәсен искә төшерде.

Намаз бүлмәсе Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен зур бүләк булды. Ул 10-15 кешегә исәпләнгән (гомуми мәйданы 12 кв.м.), биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар намаз укый ала. Биредә тәһарәт алу өчен барлык уңайлыклар бар, келәмнәр (намазлыклар) җәелгән.

Бүлмә «Корстон-Казан» директоры Илфар Илдар улы Хәлимуллин башлангычы һәм финанс ярдәме белән әзерләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы