Нәзарәттә Казан имамнары җыелышы узды

19 февраль 2026 ел 15:27
Нәзарәттә Казан имамнары җыелышы узды

Бүген, Рамазан аеның 1нче көнендә (19нчы февральдә), Татарстан мөфтиятендә Казан имамнары җыелышы үтте, аның эшендә 80нән артык мәхәлләдән хәзрәтләр катнашты. Утырыш Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә узды. Көн тәртибендә Рамазан аенда халык белән актив эшләү, шул исәптән дини тәрбия һәм дәгъвәт эше алып бару, югары әзерлекле кадрлар һәм Коръән-хафизлар әзерләү, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре торды. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, 14нче Республикакүләм ифтарга әзерлек, Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен “Без туган телне өйрәнәбез!” дәресләрен оештыру буенча фикер алыштылар. Проект 2нче марттан 29нчы майга кадәр тормышка ашырылачак.

Җыелыш Татарстан Республикасының “Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге” җитәкчесе Рөстәм Амановның чыгышы белән тәмамланды, ул әлеге оешма тарафыннан алып барылган эшчәнлек турында сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы