Казанда “Kazan Halal Market” Халыкара ярминкәсе ачылды

13 май 2026 ел 13:19
Казанда “Kazan Halal Market” Халыкара ярминкәсе ачылды

Бүген, зөлкагъдә аеның 26нчы көнендә (13нче майда), “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” XVII Халыкара икътисадый форумы кысаларында “Казан” Агросәнәгать паркында “Kazan Halal Market” халыкара сәүдә ярминкәсенең рәсми ачылышы узды.

Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән хәләл сертификатка ия азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин.

Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерү узды. Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәвен тикшерде. Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эш башкарды.

Ярминкәнең тантаналы ачылышында Татарстан Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Маркович, Ислам сәүдә үсеше үзәге (Марокко) генераль директоры Латыйфа Әл Буабдәләуи, Ислам сәүдә һәм үсеш палатасы (Согуд Гарәбстаны) генераль сәркатибе Йосыф Хәсән Хәләви катнашты.

Беренче булып тантанада Татарстан Мөфтие, Курра-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады – ул “Kazan Halal Market” ярминкәсен Коръән аятьләре укып ачып җибәрде. Камил хәзрәт “Әз-Зарият” сүрәсенең 24-30нчы аятьләрен укыды.

Үзенең чыгышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан, ислам икътисадын үстерү өлешендә Россиянең әйдәп баручы төбәге буларак, хәләл индустриягә ярдәм итүгә һәм аны алга этәрүгә аерым әһәмият бирә. Бүген Татарстанда “хәләл” стандарты буенча 150дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче исәпләнә.

“Ышанам ки, бу Татарстан хәләл продукциясен Көнчыгыш илләре базарларына чыгару өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм безнең партнерлык элемтәләребезне тирәнәйтәчәк”, – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Республикада хәләл ярминкәләр – анда катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирә торган күркәм традиция. Быел чарада Россиянең 11 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 100 компания катнаша. “Бүген биредә Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән күп төрле продукция тәкъдим ителә. Бу – Татарстан һәм гомумән Россиянең хәләл базары белән халыкара кызыксынуның ачык дәлиле”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Маркович билгеләп үткәнчә, Россия ислам дөньясы илләре белән агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләрендә, шул исәптән хәләл өлкәсендә дә, актив хезмәттәшлек итә. “Kazan Halal Market” ярминкәсе эшлекле элемтәләрне җайга салу, контрактлар төзү һәм безнең продукцияне күрсәтү өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора. Без үз чиратыбызда җитештерүчеләргә чит ил базарларына чыгарга ярдәм итәчәкбез”, – диде ул.

Шулай ук хәләл ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны Ислам сәүдә үсеше үзәге (Марокко) генераль директоры Латыйфа Әл Буабдәләуи һәм Ислам сәүдә һәм үсеш палатасы (Согуд Гарәбстаны) генераль секретаре Йосыф Хәсән Хәләви сәламләде.

Kazan Halal Market 13нче майдан 17нче майга кадәр сәг. 8.00-дән 19.00-гә кадәр эшләячәк.

Искәртеп үтик, бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» хәләл азык-төлек ярминкәсенең рәсми ачылышы алдыннан илебезнең өч оешмасына һәм җитештерүчесенә товарлары Нәзарәтнең хәләл стандартына туры килүе турында Таныклыклар тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы