Нәзарәт МХО зонасында сугышчылар өчен ифтарлар үткәрүне дәвам итә

03 март 2026 ел 12:05
Нәзарәт МХО зонасында сугышчылар өчен ифтарлар үткәрүне дәвам итә

Татарстан Диния нәзарәте махсус хәрбия операция зонасында алгы сызыкта  сугышчылар һәм Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы халкы өчен ифтарлар уздыруны дәвам итә. Мәҗлесләр көн саен блиндажларда яисә Луганск һәм Донецк мәчетләрендә уза. Анда Нәзарәтнең полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйрулаев һәм Нәзарәт казые Марат хәзрәт Мәрданшин катнаша. Алар Рамазан ае дәвамында махсус хәрби операция зонасында булачак. Хәзрәтләр вәгазьләр сөйлиләр, бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм һәлак булганнар, аларның гаиләләре, Ватан иминлеге өчен дога кылалар.

Бу Татарстан Диния нәзарәтенең, күчмә мәчетләр җибәрү һәм блиндаж мәчетләр төзү кебек башлангычлар белән беррәттән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча тагын бер уникаль тәҗрибәсе булып тора. 

Аллаһы Тәгалә Ватаныбызны саклаучыларны сакласын һәм аларның барлык догаларын һәм гыйбадәтләрен кабул итсен.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы