Бүген, 1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Республика балалар клиник хастаханәсендә шәрәфле кунак сыйфатында әлеге датага багышланган чарада катнашты. Пациентларны шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, “Әбүгалисина” мәчете имам-хатыйбы Айдар Шаһимәрданов тәбрикләде.
Балалар өчен бай бәйрәм программасы әзерләнгән иде: концерт, мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар, аквагрим, шикәр мамыгы тамашасы һәм башкалар.
Исегезгә төшерәбез, Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә “Тыныч бакча” рухи комплексы урнашкан, аның эченә “Әбүгалисина” мәчете һәм православие гыйбадәтханәсе керә.








