Бүген, Рамазан аеның 15 нче көнендә (5 мартта), Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казан шәһәре һәм аңа якын булган якын-районнарындагы мохтаҗ 30 гаиләгә, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, пенсионерларга, күпбалалы гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтте. “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны кысаларында он, төрле ярмалар, тоз, көнбагыш мае, шикәр комы, берничә төрле токмач, печенье, вафли, чәй, куертылган сөт һәм хөрмә салынган 30 азык-төлек җыелмасы тапшырылды.
Мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары моңарчы да таратылды. Рамазан ае башланганнан бирле, «Зәкят» фонды мохтаҗларга барлыгы 1,4 тонна авырлыктагы 170 азык-төлек җыелмасы өләште. Быел «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында 500 аз керемле гаиләне тәэмин итү ниятләнә.
Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:
- Турыдан-туры сайт аша: https://zakyatrt.com/donations/projects/105
- QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша
- Исәп-хисап счеты аша:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22
Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.















