“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Нәзарәтнең «Зәкят»  хәйрия фонды тагын 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары өләште

05 март 2026 ел 12:43
“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Нәзарәтнең «Зәкят»  хәйрия фонды тагын 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары өләште

Бүген, Рамазан аеның 15 нче көнендә (5 мартта), Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казан шәһәре һәм аңа якын булган якын-районнарындагы мохтаҗ 30 гаиләгә, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, пенсионерларга, күпбалалы гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтте. “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны кысаларында он, төрле ярмалар, тоз, көнбагыш мае, шикәр комы, берничә төрле токмач, печенье, вафли, чәй, куертылган сөт һәм хөрмә салынган 30 азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары моңарчы да таратылды. Рамазан ае башланганнан бирле, «Зәкят» фонды мохтаҗларга барлыгы 1,4 тонна авырлыктагы 170 азык-төлек җыелмасы өләште. Быел «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында 500 аз керемле гаиләне тәэмин итү ниятләнә.

Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:

  1. Турыдан-туры сайт аша: https://zakyatrt.com/donations/projects/105
  2. QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша
  3. Исәп-хисап счеты аша:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы