Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда республика районнарында халык белән очрашуларны дәвам итә. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә халкы гына түгел, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар, волонтерлар һ.б. җыела. Җыелыш барышында Мөфти Камил хәзрәтне һәм имам-мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевны Теләче районының медальләре белән бүләкләделәр.
Бүген, Рамазан аеның 16нчы көнендә (6нчы мартта), Мөфти Камил хәзрәт Теләче мөхтәсибәтенә эш сәфәре кылды. Беренче чиратта ул районның актив хатын-кызлары өчен оештырылган чарада катнашты. Алар арасында абыстайлар, мәчет мөгаллимәләре һәм мәчет каршындагы волонтерлар күп иде. Катнашучылар арасында мәхәллә халкы да бар иде.
Очрашудан соң Теләче районы хакимияте, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Марат Нуриев һәм Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты һәм «Казан май экстракция заводы» АҖ генераль директоры киңәшчесе Михаил Сыровацкий, шулай ук Теләче якташлык җәмгыяте эшмәкәрләре ярдәмендә оештырылган ифтар мәҗлесе узды. Ифтарга 350ләп кеше – имамнар, мәхәллә халкы, җәмәгать эшлеклеләре һәм районның дини тормышында катнашучылар җыелды.
Ифтар вакытында Мөфти Камил хәзрәт Изге Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде, махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булучылар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.
Белешмә өчен. Теләче мөхтәсибәтендә бүгенге көндә 29 мәчет эшли. Мәчетләрнең 10-15ендә мөмкинлеккә карап ифтарлар оештырыла, шулай ук районның Үзәк мәчетендә Коръән хәтем чыгалар – тәравихта Коръән тулысы белән укыла.
Фотосурәтләр: Теләче-Информ.




