Питрәчтә СВОда вафат булучыларның якыннары өчен ифтар үткәрелде

08 март 2026 ел 20:39
Питрәчтә СВОда вафат булучыларның якыннары өчен ифтар үткәрелде

Бүген, Рамазан аеның 18нче көнендә (8нче мартта), Питрәч авылы Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу үткәрелде. Ураза аенда әлеге чара ифтар форматында узды.

Вафат булган сугышчыларның әниләрен, тол хатыннарын, балаларын Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов сәламләде. Ул вәгазь сөйләде, аннары ифтар вакытында җылы сүзләр җиткерде. Әлеге чарада 50 кеше катнашты. Авыз ачу мәҗлесе тәмамлангач барлык катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм вафат булучылар, шулай ук Ватан иминлеге өчен дога кылды. 

Питрәч мөхтәсибәте мондый очрашуларны киләчәктә дә дәвам итәргә ниятли. 

Фотосурәтләр: Питрәч мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы