Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика районнарында халык белән күчмә очрашулар үткәрүне дәвам итә. Бүген, Рамазан аеның 19нчы көнендә (9нчы мартта), Камил хәзрәт Тукай мөхтәсибәтенә эш сәфәре кылды.
Биредә Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев исеменнән ифтар мәҗлесе узды.
“Авыз ачу ашы”нда район башлыгы үзе, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, күрше-тирә районнарның мөхтәсибләре, имамнар, мәчет мәхәлләләре, хөрмәтле аксакаллар һәм волонтерлар, эшмәкәрләр, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның әти-әниләре – барлыгы 150дән артык кеше катнашты.
Күркәм гадәт буенча, ифтар Коръән уку белән башланды. Имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Сәүбәнов аятьләр укыды, ә аннары Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.
Район башлыгы Камил Нәҗмиев район мөселманнарын сәламләп, Рамазан ае уңаеннан ихлас теләкләрен җиткерде. Ул районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды, халыкка махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм госпитальләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыруда актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде. Ул бар җыелган халыкка саулык-сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Ифтар вакытында Мөфти Камил хәзрәт Изге Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде, халыкның сорауларына җавап бирде, махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булучылар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.
Мөфти Камил хәзрәт тантаналы рәвештә имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Сәүбәновка “Мөлтака әл-әбхур” китабы буенча иҗазәт тапшырды. Инсаф хәзрәт бу китапны Мөфти җитәкчелегендә өйрәнгән.
Белешмә өчен. Тукай мөхтәсибәтендә 61 мәчет эшли, шулай ук Шилнебаш, Бакчасарай һәм Суровка авылларында яңа мәчетләр төзелә. Иске Ерыклы авылында Коръән өйрәнү үзәге, Түбән Суык-Суда мәгърифәт үзәге булдыру күздә тотыла. Быел Ташкичү һәм Яңа Сарайлы авылларында ифтарханәләр ачылды.
Тукай мөхтәсибәтендә мәчет каршындагы курслар эшли, анда 41 төркемдә 790 кеше дини тәрбия ала, шуларның 220се – балалар. Барлыгы 89 укытучы хезмәт куя. 2нче марттан алты мәчеттә татар теле дәресләре башланды.














