Казанда Saudi Halal Center аудиторлары: Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты Согуд Гарәбстанында аккредитацияләнгәннән соң инспекцион тикшерү узды

23 июнь 2026 ел 15:08
Казанда Saudi Halal Center аудиторлары: Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты Согуд Гарәбстанында аккредитацияләнгәннән соң инспекцион тикшерү узды

17нче июньдә Казанга Saudi Halal Center аудиторлары делегациясе Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитетының хәләл-сертификация органнары эшчәнлеген җайга сала торган GSO 2055-2 стандарты таләпләренә туры килүенә инспекцион тикшерү уздыру өчен килде.

Исегезгә төшерәбез, Saudi Halal Center – ул SFDA ведомство структурасы (Saudi Food and Drug Authority – Согуд Гарәбстанының азык-төлек продуктлары һәм медикаментлары сыйфаты өчен санитария күзәтчелеге идарәсе). Оешма Согуд Гарәбстанында ислам стандартлары нигезендә хәләл продукцияне сертификацияләү өчен җаваплы.

Тикшерү 2026нчы елның апрелендә Комитет тарафыннан Saudi Halal Center аккредитациясен алуның дәвамы булды. Хәзер Согудия белгечләре оешманың эшчәнлеген гамәлдә кулланудан чыгып бәяләде. Инспекциянең төп бурычы – аккредитацияләнгән органның көндәлек эшчәнлегендә югары таләпләргә туры килүенә инану.

Аудит үзе ике юнәлешне үз эченә алды: болар – witness audit һәм office revue.  Беренче этапта Согуд Гарәбстаны делегатлары оешмаларга аудитның предприятиеләр мәйданчыгында узуын тикшерде һәм Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитет хезмәткәрләре тарафыннан аудит барышын карады. Office revue вакытында аудиторлар белән интервью үткәрелде һәм Ислам хәләл нормалары буенча белемнәрне раслау өчен шәригать сораулары бирелде. Шулай ук сыйфат менеджменты системасы һәм аның нәтиҗәлелеге, аудит процедуралары, предприятиеләрне күзәтүдә тоту ысуллары, документлар әйләнеше һәм хисап алып бару, сертификация эшләре, персоналның осталыгын, үз эшен белүен тикшерү буенча башкарыла торган эшләр һәм сыйфатны тәэмин итүгә бәйле башка яклар өйрәнелде.

Ахырдан инспекцион тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде: Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты аны уңышлы үтте, үзенең профессиональлеген һәм югары квалификация һәм экспертлык дәрәҗәсен раслады.

Согуд Гарәбстаны тарафыннан танылу алу дәвамлы һәм киңкырлы эшчәнлек нәтиҗәсе булды. Корольлек базарына чыгу өчен Комитетка җирле кануннарда каралган өч дәрәҗәле системаны узарга кирәк иде. Бу хакта әлеге материалда тулы итеп язылды. Аудиторларның агымдагы визиты GSO 2055-2 стандартында каралган мәҗбүри инспекцион тикшерү белән бәйле булды.

Согуд Гарәбстаны хәләл продукция базарын катгый җайга салу белән аерылып тора. SFDA илгә керә торган бөтен хәләл-импортны контрольдә тота һәм сайлап алу буенча югары дәрәҗәгә ия: GAC аккредитациясе органның Фарсы култыгы илләре дәрәҗәсендә компетентлыгын раслый, SASO документацияне һәм гарант булуын тикшерә, һәм шуннан соң гына Saudi Halal Center Согуд базары өчен продукцияне сертификацияләү хокукы буенча соңгы аккредитациясен бирә. Россия җитештерүчеләре өчен әлеге базар – үз товарларын чит илгә чыгару өчен тагын бер зур мөмкинлек.

Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы