Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чакыруы буенча республикабызга “Әл-Әзһар” академиясеннән (Мисыр дәүләте) җиде дин галиме килде. Алар – Коръән укучылар һәм ислам фәннәре укытучылары.
Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә кунаклар Татарстан мәчетләрендә тәравих намазлары һәм лекцияләр үткәрәчәк. Сәфәр дини багланышларны ныгыту максатыннан тормышка ашырыла.
Мисыр имамнары республиканың Чистай, Кукмара, Әлмәт, Лениногорск, Арча, Түбән Кама һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләренә юл тотты.




