14нче Республикакүләм ифтарны оештыручылар кунакларны эчке тәртип кагыйдәләренә игътибар юнәлтергә чакыра

11 март 2026 ел 09:00
14нче Республикакүләм ифтарны оештыручылар кунакларны эчке тәртип кагыйдәләренә игътибар юнәлтергә чакыра

2026нчы елның 13нче мартында “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Рамазан аенда Татарстанда көтеп алынган вакыйгаларның берсе – 14нче Республикакүләм ифтар узачак.

Әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе, “Туган авылым” милли-туристлык комплексы һәм “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге тарафыннан оештырыла. Республикакүләм ифтарга билетлар – бушлай, бары басма рәвештә генә. Аларны мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән, шулай ук Нәзарәттән килеп алырга мөмкин. Ифтар программасы көндезге сәгать өчтә (15.00) башланачак.

Оештыручылар ифтарда катнашу өчен түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итүне һәм тәртипләрне аңлап кабул итүне сорый:

 - ифтарга бары тик билетлар белән генә кереп булачак, шул исәптән, 6 яшьтән зуррак балалар да;

- “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге бинасына сәг. 17.30-га кадәр генә кереп булачак. Бу вакыттан соң чара уза торган урынга керү юлы ябыла;

- билетларны ифтарга шиксез бару шарты белән генә алырга, ә бара алмаган очракта, аларны кире тапшырырга яки башка дин кардәшләргә бирергә кирәк. Бу әзерләнгән ризык (порцияләр) ураза тотучы барлык кунакларга да җитсен һәм, буш урыннар калган очракта, дини мәҗлес исрафка сәбәп булмасын өчен мөһим;

- бер билетлы кешегә бер генә өлеш ризык һәм бер шешә су каралган, 6 яше тулмаган балалар бары тик әти-әниләре белән генә авыз ача ала;

- чарада дресс-код гамәлдә булачак: ифтарга килгән хатын-кызларның һәм ир-атларның киемнәре ислам кануннарына туры килергә тиеш.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы