Мәрҗани мәчетендә Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үттеләр

13 март 2026 ел 12:30
Мәрҗани мәчетендә Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үттеләр

Бүген, Рамазан-шәриф аеның соңгы җомгасында, бөтен дөньяда Халыкара Әл-Кодүс көне билгеләп үтелә, әлеге чараларда мөселман өммәте Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерә һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Фәләстыйн мәсьәләләренә юнәлтә. Мәрҗани мәчетендә бу уңайдан шулай ук чара узды.

Фәләстыйн халкына теләктәшлек күрсәтеп Әл-Кодүс көнендә мәчеткә Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, “ТР Гарәп студентлары берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Алхамсс Ясер Шәфикъ һәм башка кунаклар килде. Алар ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фондына Газзә секторында яшәүчеләргә күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән чарада катнашучыларны Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде һәм өммәт иминлеге өчен дога кылды: “Без дин кардәшләребез, дөньядагы барлык мөселманнар өчен догада һәм Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйбыз”.

Ахырдан, җыелышта катнашучыларның барысы да: “Я Бөек Раббыбыз! Мөселманнарны явызлыктан һәм җәберләүләрдән сакла, аларга дошманны җиңәргә мөмкинлек бир һәм дөньяда гаделсезлекне туктат”, – дип догалар кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы