Бүген, 2026 елның 13 мартында, “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстанда Рамазанның иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе – 14нче Республикакүләм ифтар узды. Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырылды. Казандагы Республикакүләм ифтар Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе санала.
Быел Республикакүләм ифтарда 8 меңләп кеше – Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мохтаҗлар, мөхтәрәм кунаклар катнашты.
Оештыручылар ифтарда катнашучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләде. Намаз уку һәм ифтар уздыру павильоннары каршындагы фойеда «Абыстайлар хәзинәсе» дип исемләнгән милли сәүдә күргәзмәсе ачылды. Татарстанның төрле почмакларыннан татар остабикәләре үзләренең милли өслүбтәге, күн, текстиль, мех, мамыктан кул эшләнмәләрен һәм башка кием-салымны, бизәнү әйберләрен алып килде. Шулай ук республика җитештерүчеләренең хәләл ярминкәсе оештырылды.
Республикакүләм ифтар программасының рәсми өлеше Коръән уку һәм дога кылу, шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләве белән ачылды. Ифтар программасының махсус кунагы буларак, Дагыстан Республикасыннан ислам нәшидләрен башкаручы “Нәшидүл ислам” төркеме җырчылары чыгыш ясады. Алар башкаруындагы мөнәҗәтләр һәм нәшидләр халык яраткан татар вәгазьчеләренең тирән эчтәлекле вәгазьләре белән чиратлашып барды.
17:43 сәгатьтә, азан яңгырап, авыз ачу вакыты керде. Аңарчы ифтар кунакларына су таратылды. Мөселманнар Камил хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, 3 нче павильонда мул өстәлләр артында ифтар башланды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен павильоннарга узу юллары һәм авыз ачу мәйданчыклары аерым булды.
14 нче Республикакүләм ифтарның мөһим саннары:
- 14 нче Республикакүләм ифтарында 8 000 кеше катнашты
- оештыручыларга 720 волонтер ярдәм итте
- “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендәге ике павильонга 21000 кв.м. ковролин җәелде
- ифтар залында авыз ачу өчен 1700 өстәл әзерләнде
- аш-су әзерләр өчен, 2,5 т ит, 750 кг карабодай, 3,5 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш, 11 000 өлеш чәк-чәк, 400 кг кәнфит сатып алынды.
Ифтарны югары дәрәҗәдә уздыру, кунакларга уңайлы шартлар тудыру, иминлекне тәэмин итү өчен, оештыручылар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенә керү юлларында һәм ифтар мәйданчыкларында тиешле чаралар күрде. Мисал өчен, автомобиль йөртүчеләр өчен – машина кую урыннары, җәяүлеләр өчен махсус расписание буенча йөрүче түләүсез поездлар булды, куркынычсызлык системасы ике тапкырлы итеп – алдан тикшереп кертү пунктында (КПП) һәм «Казан Экспо» үзәгенә ике аерым урыннан керү юлларында эшләде. Бина эчендә дә халык агымы җайга салынып, юл күрсәткечләре куелды, мәйданчыклар тасмалар белән әйләндереп алынды.
Ифтар оештыруга 14 яшьтән өлкәнрәк 720 волонтер җәлеп ителде. Алар кунакларны каршы алды, намаз уку һәм авыз ачу урыннарына озатып куйды. Кешеләргә чара вакытында юл күрсәтергә булышудан тыш, алар табыннар җәйде, кунакларны өстәлләр артына утыртты һәм ифтар тәмамлангач, павильоннарны җыештырды.
Ифтар уздыру вакытында шулай ук ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, тәртип саклау һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре эшләде.
































