Бүген, изге Рамазан аеның 23нче көнендә (13нче мартта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, 14нче Республикакүләм ифтарны бергәләп оештыручылардан “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, ифтар башланыр алдыннан бер атна дәвамында чараны оештыру өчен төрле мәйданчыкларда хезмәт куйган волонтерлар белән очрашты.
Быел Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, чара вакытында аларга юл күрсәтү, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм павильоннарны җыештыру өчен 14 яшьтән өлкәнрәк 720 егет һәм кыз, шулай ук алардан өлкәнрәк яшьтәге волонтерлар җәлеп ителде.
Очрашу барышында Камил хәзрәт аларга хезмәте өчен рәхмәт әйтте, волонтерларның ярдәмен ифтарның төп көче итеп атады һәм аларның бәяләп бетергесез хезмәте өчен биреләчәк әҗер-саваплар турында искәртте. Камил хәзрәт аларга түземлек һәм чыдамлык теләде, игелекле гамәлләрне күбрәк кылырга чакырды.
Мөфти белән аралашып, аның киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтен ишетү, зур командада эшләү тәҗрибәсе күпләгән яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Бүгенге очрашудан соң, алар, канатланып, чираттагы зур чараларда катнашырга теләк белдерде.
Волонтерлар арасында Казанның төрле уку йортларында белем алучылар, шул исәптән, чит илләрдән килгән студентлар, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән махсус килүчеләр дә бар иде. Бу хәрәкәткә шулай ук урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә кушылды.
Мөфти белән очрашу тәмамлангач, күмәкләшеп фотосурәткә төштеләр.













