Бүген, шәүвәл аеның 5нче көнендә (24нче мартта), Татарстан мөфтиятендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин һәм “Алга” батальонында хезмәт итүче Нәзарәтнең полк имамы Руслан хәзрәт Әгъмәлов белән очрашты. Әңгәмә барышында хәзрәтләр Рамазан ае барышында махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү буенча эшчәнлеккә йомгак ясады. Очрашуда шулай ук Альберт Юмагулов – Татарстан мөфтиятеннән махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр җибәрү өчен зур ярдәмнәр күрсәтүче эшмәкәр һәм мөфтинең иминлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фаик Абдурагимов катнашты.
Марат хәзрәт Мәрданшин Мөфти Камил хәзрәт боерыгы белән Рамазан ае дәвамында махсус хәрби операция зонасында командировкада булды. Төрле хәрби частьләрдә ул Нәзарәтнең полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев белән бергә мөфтият исеменнән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен көн саен ифтарлар үткәрде, аларга рухи ярдәм күрсәтте, вәгазьләр укыды, догалар кылды, шулай ук хәрби бурычларны үтәү өчен озатып калды.
Моннан тыш, Нәзарәт тарафыннан ифтарлар Донецк, Луганск, Лисичанск һәм Алчевск шәһәрләрендәге мәчетләргә йөрүчеләр өчен дә үткәрелде.
Солдатларга һәм халыкка ярдәм итү чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә Әлмәт һәм Түбән Кама мөхтәсибәтләре, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, битараф булмаган мөселманнар финанс яктан булышты.
Бүгенге очрашу барышында хәзрәтләр Мөфтият тарафыннан махсус хәрби операция зонасында гуманитар миссияне дәвам итү буенча планнар билгеләде.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Руслан хәзрәт Әгъмәловка һәм Альберт Юмагуловка махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.















