Бүген, зөлхиҗҗә аеның 17нче көнендә (3нче июньдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган кешеләр хәзрәт белән очрашуга теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу, шулай ук гозерләрен җиткерү өчен килде.
Кабул итү вакытында мөһим темалар, шул исәптән сөннәтне торгызу, тарихи мәчетләрне саклау, хәйриячелек һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерү хакында фикер алыштылар.
Тарихчы һәм туган якны өйрәнүче Гүзәлия Сәйфуллина Мөфтигә Кукмара мөхтәсибәтенең Түбән Үрәс авылы Җәмигъ мәчете турында сөйләде. 1907нче елда төзелгән таш мәчет 2027нче елда үзенең 120 еллыгын билгеләп үтәчәк. Узган ел бинага төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас булуы хакында элмә такта куелган иде. Анда мәчетнең төзелү вакыты күрсәтелгән (1907нче ел) һәм аның дәүләт тарафыннан саклануы билгеләп үтелгән. Гүзәлия ханым авылда фәнни һәм дини даирә катнашында рухи һәм тарихи мирасны саклауның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл яисә конференция уздыру планнары турында сөйләде. Бүген ул Мөфти белән тарихи бинаны саклау һәм реставрацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Аннары Россия ислам институты мөгаллиме, финанс белгече Йосыф хәзрәт Йосыпов үзенең “Хәләл гадәтләр” марафоны проектын тәкъдим итте. “Коръән һәм Сөннәт принципларын тормышка ашыру турында уйланып, мин көн саен эшләнә торган гадәтләргә игътибар итәргә һәм шуннан башларга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем: болар – ашау, йоклау, ял итү, хәрәкәт һ.б.. Боларны сөннәт буенча эшләргә тырышу мөһим. Аларны сөннәт буенча үтәргә гадәтләнүдә – бу дөнья өчен файда һәм әҗер-савап бар”, – дип билгеләп үтте ул. Проект тиздән эшләп китәр дип көтелә. Аны җанлы аралашулар рәвешендә һәм читтән торып та үткәрү ниятләнә. Йосыф хәзрәт әлеге башлангычны тормышка ашыру өчен Мөфтинең фатихасын алды.
Ә менә Зәйнәп Фазлыева “Шаг к благому” волонтерлар командасы турында сөйләде, аның кысаларында балалар йортларында, ерак авылларда яшәүче балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өчен хәйрия чаралары, төрле уеннар, викториналар һәм мөселман бәйрәмнәре оештырылачак. Ул шулай ук бу башлангыч кысаларында Яшел үзән районының Норлат балалар йортында уздырылган чаралар һәм Корбан бәйрәме вакытында оештырылган гаилә бәйрәмнәре турында сөйләп узды. Мөфти бу башлангычларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге һәм Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды белән берлектә дәвам итәргә тәкъдим итте.
Аннары шагыйрә, язучы һәм башкаручы Римма-Карамниса Арсланова үсеп килүче буында татар-мөселман үзенчәлекләрен саклау, шулай ук татар мәчетенең архитектур йөзен һәм аны Тукай районының Колыш авылындагы мәчет мисалында өстәмә бина – Мәгърифәт үзәге сыйфатында саклау мәсьәләләре турында фикер алышты.
Татарстан Мөфтиенә приемга язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.












