Бүген, шәүвәл аеның 5нче көнендә (24нче мартта), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган кешеләр хәзрәт белән очрашуга теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу, шулай ук гозерләрен җиткерү өчен килде.
Халык кабул итү барышында мөһим темалар каралды: дини сораулар, ислам уку йортларын тәмамлаган шәкертләрнең эшкә урнашуы, шулай ук хәйрия башлангычлары һәм мөселман инфраструктурасы үсеше.
Татарстан Мөфтиенә приемга язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.













