Нәзарәттә шимбә көннәрендә намаз уку буенча “Ислам. Беренче адымнар” бушлай курслары уза

25 март 2026 ел 09:35
Нәзарәттә шимбә көннәрендә намаз уку буенча “Ислам. Беренче адымнар” бушлай курслары уза

Атна саен шимбә көннәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтендә намаз уку һәм ислам нигезләре буенча “Ислам. Беренче адымнар” бушлай курслары уза. Курслар 17 яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен үткәрелә. Дәресләр 25нче апрельгә кадәр иртәнге сәг. 9.00-дән 12.00-гә кадәр узачак.

“Ислам. Беренче адымнар”га төрле яшьтәге 160тан артык кеше йөри. Беренче дәресне Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үткәрде.

Бу атнадан дәрескә килүчеләр ир-ат һәм хатын-кызлар, татар һәм рус төркемнәренә бүленеп укуларын дәвам итәчәк.

Ислам нигезләре буенча дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, сира –  Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак, шулай ук хәләл һәм хәрам төшенчәләре белән танышачак.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.

Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Уналты сезон дәвамында әлеге курсларда 1850 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы