Казанда тәүге тапкыр азан буенча уникаль курс узачак һәм иҗазәтләр биреләчәк: аның чылбыры тарихта беренче мөәззин Биләл аша Пәйгамбәргәﷺ барып тоташа

26 март 2026 ел 09:31
Казанда тәүге тапкыр азан буенча уникаль курс узачак һәм иҗазәтләр биреләчәк: аның чылбыры тарихта беренче мөәззин Биләл аша Пәйгамбәргәﷺ барып тоташа

4нче апрельдә (шәүвәл аеның 16нчы көнендә) Казанның Мәрҗани мәчетендә азан буенча бер көнлек курс узачак. Аны дөньякүләм танылган дин галиме, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, хафизлыкның иң югары дәрәҗә иясе, Пәйгамбәребезнең ﷺ нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави алып барачак. Әлеге курс кысаларында шәех азан тарихы, аның файзыйләтләре, шартлары, дөрес әйтелеше һәм шәргый хөкемнәре турында сөйләячәк.

Курсны тыңлау һәм үзләштергән белемне тикшерү нәтиҗәләре буенча шәех иҗазәт тапшырачак – әлеге таныклыкта гыйлемне тапшыручыларның чылбыры ислам тарихында беренче мөәдзин Биләл رضي الله عنه аша Пәйгамбәребезгәﷺ барып тоташа.

Курс, тәнәфескә бүленеп, бер көн дәвамында үтәчәк: беренче өлеш – иртәнге тугыздан өйлә намазына кадәр (09.00-12.00), икенче өлеш – сәг. 16.20дән 20.20-гә кадәр (икендедән ястүгә кадәр). Дәрес – түләүсез, ул гарәп телендә узачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы