Нәзарәттә Корбан гаетен уздыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды

26 март 2026 ел 15:20
Нәзарәттә Корбан гаетен уздыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды

Бүген, шәүвәл аеның 7нче көнендә (26 мартта), ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтендә якынлашып килүче Корбан гаетен оештыру буенча эшлекле киңәшмә узды. Җыелыш Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендә һәм ТР Рәисе Администрациясе, Казанның Башкарма комитеты, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ветеринария Идарәсе, гаетне югары дәрәҗәдә оештыруны тәэмин итүче башка дәүләт хезмәтләре вәкилләре катнашында узды.

Көн тәртибендә мөһим мәсьәләләр каралды: республикага чит төбәкләрдән корбан малларын кертү кагыйдәләре, корбан чалучыларның эшләрен оештыру, чалу җиһазларыннан һәм мәйданчыклардан дөрес файдалану, бәйрәм көннәрендә тәртипне тәэмин итүче һәм калдыкларны утильләштерү өчен җаваплы дәүләт хезмәтләре белән багланышлар һ.б.

Җыелышта катнашучыларга төп чыгыш белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин мөрәҗәгать итте. Ул ветеринария хезмәтләренең республикага башка төбәкләрдән вак мөгезле терлекләр керткәндә санитария куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен күрелә торган чаралар турында аңлатып бирде.

Терлекләрне кертүгә карата төп таләпләр:

  • йогышлы авырулар үтеп керүне булдырмау максатларында сарыкларны Татарстан Республикасыннан гына алырга киңәш итәбез;
  • малларны кертү Баш ветеринария идарәсе белән килештереп кенә башкарыла (запросны алдан җибәрергә кирәк);
  • терлекләрнең һәр партиясенә ветеринария (алып йөртү) документы рәсмиләштерелә;
  • хайваннар “Хорриот” системасына кертелергә һәм колак биркалары булырга тиеш;
  • республикага кертелгәннән соң тиешле районның яисә шәһәрнең ветеринария хезмәтенә хәбәр итү шарт;
  • малларны сую өчен карантин чараларын узган сәламәт терлекләр генә рөхсәт ителә.

Төп оештыру моментлары:

  • терлекләрне алып кайтканчы аларны асрау өчен урыннар һәм сую өчен мәйданчыклар әзерләргә кирәк;
  • сую мәйданчыклары каты өслекле булырга, биологик калдыкларны җыю өчен контейнерлар, кан һәм органик калдыкларны җыю өчен савытлар белән җиһазландырылырга тиеш;
  • барлык биологик калдыклар үзәкләштерелгән рәвештә эшкәртүгә җибәреләчәк.

Бәйрәм көннәрендә барлык мәйданчыкларда ветеринария-санитария белгечләре кизү торачак. Алар итне социаль учреждениеләргә тапшырырга теләүчеләр өчен иткә экспертиза үткәрәчәк һәм кирәкле документларны рәсмиләштерәчәк. Итне ветеринария белешмәләреннән һәм таныклыкларыннан башка кабул итү тыела.

Билгеле булганча, мөселманнар өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме быел 27нче майда билгеләп үтеләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы