Камил хәзрәт Донецк Халык Республикасы Мөфтие Рәшид хәзрәт Брагин белән очрашты

30 март 2026 ел 12:58
Камил хәзрәт Донецк Халык Республикасы Мөфтие Рәшид хәзрәт Брагин белән очрашты

Бүген, шәүвәл аеның 11нче көнендә (30нчы мартта), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Донецк Халык Республикасы Мөфтие Рәшид хәзрәт Брагин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты.

Мөхтәрәм кунак – Рәшит хәзрәт Казанга XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашу өчен килгән.

Очрашу барышында ике төбәкнең дини җитәкчеләре бер-берсен җылы сәламләп, Татарстан һәм Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтләренең соңгы казанышлары белән уртаклашты, хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алышты.

Очрашуда Рәшид хәзрәт Татарстанда ислам мәгарифе үсеше белән кызыксынды һәм Мөфти Камил хәзрәт белән бу юнәлештә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Камил хәзрәт Донецк Халык Республикасы абитуриентларын Татарстандагы хафизлар әзерләү үзәкләре белән танышырга чакырды.

Рәшид хәзрәт шулай ук төбәк мөселманнары тормышы, ислам инфраструктурасы объектларында ремонт эшләре барышы турында сөйләде.

Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт кунакка Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты китапларын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы