29нчы апрельдә Лениногорск шәһәре Мәдәният йортында Лениногорск мөхтәсибәте тарафыннан “Гыйлем нуры” XIII Бәйгесе үткәреләчәк. Әлеге чараның төп максаты – Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне сынау, шулай ук халык арасында дини белем таратуга кызыксынуны арттыру. Бәйге шулай ук тәҗрибә уртаклашуга һәм кардәшлек элемтәләрен ныгытуга, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итә.
Бәйгедә катнашу өчен мәчет каршындагы курсларда белем алган мөслимәләр командалары чакырыла. Һәр командада 3 катнашучы булырга тиеш, яшь буенча чикләүләр юк. Катнашырга теләүчеләр 25нче апрельгә кадәр түбәндәге электрон почта аша заявка бирергә тиеш: Leninogorsk.muhtasibat@yandex.ru.
Бәйге сораулары Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” нигезендә төзелгән. Конкурс 3 турдан тора, җавапларны жюри бәяләячәк.
Җиңүче төркем бүләкләр һәм грамоталар алачак.
Тулы мәгълүмат – бәйгенең Нигезләмәсендә.
Сораулар чыкса, +7 (85595) 5-10-10 телефон номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин.




