Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәдә шәкертләр Габдулла Тукайның иҗатын белүдә көч сынашты

09 апрель 2026 ел 14:41
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәдә шәкертләр Габдулла Тукайның иҗатын белүдә көч сынашты

Бүген, шәүвәл аеның 21нче көнендә (9нчы апрельдә), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә көндезге бүлек шәкертләре арасында бәйге-викторина узды. Әлеге чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап һәм “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында үтте.

Конкурс катнашучылардан гуманитар, дин, тарих, иҗтимагый һ.б. фәннәр буенча күпкырлы белемнәргә ия булуны таләп итте. Бәйгене “Безнең мирас” журналының баш мөхәррир урынбасары, мәдрәсә мөгаллиме Ленар Гобәйдуллин алып барды.

Бәйге төрледән-төрле биремнәрдән торды: шәкертләр Тукайның шигырьләрен “иске имля”дә укып күрсәтте, шагыйрьне борынгы фотосурәтләр арасыннан тапты, шигырьләрендә төшеп калган сүзтезмәләрне әйтеп бирде, шигырьләр белән Коръән аятьләре яисә башка дини чыганаклар арасында үзара бәйләнеш эзләде, пазллар җыйды һәм шагыйрьнең иҗатына бәйле башка бик күп интеллектуаль биремнәргә җавап бирде.

Интеллектуаль биремнәргә бәя биргән арада, жюри шәкертләрнең чыгышларын тыңлады: алар Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләде. Шәкертләр дин, милләт һәм туган җиргә багышланган шигырьләрне сайлаган.

Жюри составына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, драматург Данил Салихов һ.б. керде.

Йомгак ясау тантанасында мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин билгеләп үткәнчә, күренекле татар дин галимнәре, зыялылар һәм галимнәрнең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган бәйгеләр һәм викториналар даими үткәрелә. Алар арасында шагыйрь Габдулла Тукай аерым урын алып тора. Татар теле дәресләрендә шәкертләр шагыйрьнең мирасын өйрәнә, аның шигырьләрен ятлый һәм каберен зиярәт кыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы