Мөфти Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры белән очрашты

09 апрель 2026 ел 20:14
Мөфти Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры белән очрашты

Бүген, шәүвәл аеның 21нче көнендә (9нчы апрельдә), Татарстан мөфтиятендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Михаил Александрович Грязнов белән эшлекле очрашу үткәрде.

Җитәкчеләр “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында 2026нчы елга чаралар планы хакында фикер алышты. Очрашу барышында Татарстанда ислам мәдәниятен, мәгарифен һәм фәнен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Татарстан Мөфтие киңкырлы эшчәнлеккә тукталды: Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты, медиапроектлар, мөфтиятнең дәгъвәт юнәлеше, хәйрия проектлары һәм республикада мөселман мәгариф системасы һ.б. турында сөйләде.

Моннан тыш, очрашу барышында Камил хәзрәт кунакка “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе буйлап экскурсия үткәрде.

Мөфти Михаил Александровичка Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырган төрле чараларны үткәрүдәге ярдәмнәр өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы