Татарстан мөселманнарыннан дагыстанлыларга чираттагы гуманитар ярдәм җыелды – 4 тонна су һәм 1,5 млн сум акча

10 апрель 2026 ел 11:39
Татарстан мөселманнарыннан дагыстанлыларга чираттагы гуманитар ярдәм җыелды – 4 тонна су һәм 1,5 млн сум акча

Дагыстанда яшәүчеләргә булышлык күрсәтү, хәйрия ярдәме җибәрү өчен Татарстанның барлык почмакларындагы мөселманнар кушылды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре һәм мәчетләр аеруча зур активлык күрсәтә, алар Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды аша дагыстанлыларга үзәкләштерелгән ярдәм күрсәтүне оештыра һәм шул сәбәпле ярдәм итү аеруча колачлы төс ала.

Шулай итеп, уртак тырышлык нәтиҗәсендә, моңа кадәр җыелган акчалардан тыш, тагын 1,5 млн сум акча җыелды, ә Арча мөхтәсибәте мөселманнар исеменнән шешәләргә тутырылган, гомуми авырлыгы 4 тоннаны тәшкил иткән су тапшырды. Нәтиҗәдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды икенче гуманитар ярдәм оештырды һәм аны якын арада Дагыстан Республикасы мөфтиятенең “Инсан” хәйрия фонды карамагына тапшырачак. Барлыгы акчалата ярдәм күләме 3 млн сумны тәшкил итә.

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды акча җыюны дәвам итә һәм Дагыстанның Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле М.Ф.Мөслимов һәм Дагыстан Республикасы мөфтиятенең “Инсан” хәйрия фонды белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Ярдәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды сайты аша җиткерергә була.

Торак пунктларны су басуга китергән көчле яңгырлар аркасында хәзерге вакытта Дагыстан Республикасы табигать бәла-казасыннан җитди зыян күрә. Аның төгәл масштабын бәяләү әлегә мөмкин түгел – вәзгыять бик киеренке булып кала бирә. Кешеләр торак-йортсыз, мал-мөлкәтсез калган: җирле халыкны һәм йорт хайваннарын коткару эшләре дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы