2026нчы елда Казан зур мәртәбәгә лаек булды – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Һәм Бөек Раббыбыз Аллаһның рәхмәте белән, бу бәрәкәтле елга багышланган чаралар Изге Коръән уку белән башланачак!
2026нчы елның 24нче апрелендә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Халыкара Изге Коръән премиясе узачак.
Бу кичтә Коръәннең илаһи аятьләре дөньяның төрле почмакларыннан килгән, финалга чыккан иң көчле карыйлар башкаруында яңгыраячак. Аларның йөрәкләргә үтеп керүче моңлы тавышлары безгә Изге Китапның мәңгелек хакыйкатен һәм гүзәллеген искәртер. Ә үзенчәлекле театральләштерелгән тамаша ислам нигезендә яткан гомумкешелек кыйммәтләренең тирәнлеген ачып бирер.
Бәйгедән тыш, театр фойесында урнашкан «Коръән дөньясы» дип исемләнгән эчтәлекле һәм тирән мәгънәле күргәзмә дә сезне көтә. Ул сезнең күз алдыгызда Изге Китапның иңүе, язылуы һәм гасырлар аша сакланып килүе тарихын ачар.
Чарага билетларны инде хәзер үк Галиәсгар Камал исемендәге театрның рәсми сайтыннан сатып алырга мөмкин! Матурлыкка һәм рухи байлыкка кушылыгыз!





