Бүген, шәүвәл аеның 22нче көнендә (10нчы апрельдә), Мәскәүдә Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Катар дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе шәех Әхмәд Нассер Әл-Тани белән очрашты. Очрашу илчелек бинасында узды.
Камил хәзрәт беренче чиратта Илчегә Татарстан мөфтиятенең социаль, хәйрия проектларын тормышка ашыру, аеруча яңартылган “Казан басмасы” Мүсхәфен бастыру һәм Казанда ел саен үткәрелә торган Республикакүләм ифтарны уздыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук Илчегә Татарстан Диния нәзарәтенең соңгы казанышлары һәм яңа проектлары турында сөйләде.
Шәех Әл-Тани үз чиратында Камил хәзрәткә Илчелектә дини лекция белән чыгыш ясарга чакыруны кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде. Бүген Камил хәзрәт Россия мөселман галимнәренең Коръән фәнен үстерүгә керткән өлеше хакында лекция укыячак.
Моннан тыш, җитәкчеләр киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алышты.




