Бүген Дагыстан Мөфтие Шәех Әхмәд әфәнде Абдуллаев һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин телефоннан сөйләште.
Хөрмәтле җитәкчеләр кардәш республикадагы табигый бәла-казаның торышы һәм аның авыр нәтиҗәләре хакында фикер алышты. Камил хәзрәт Әхмәд хаҗига һәм барлык Дагыстан халкына су басу һәм аның зыян салуы сәбәпле борчылуын белдерде. Ул шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең зыян күрүчеләргә акча җыю буенча актив эшчәнлеге турында сөйләде: Татарстан мөселманнарыннан “Зәкят” фонды тарафыннан “Инсан” фонды карамагына беренче транш акчалар җибәрелде, киләсе күчерү өчен акчалар тупланды, шешәләргә тутырылган 4 тонна су тапшырылды. Акча җыю дәвам итә.
Шәех Әхмәд әфәнде Камил хәзрәткә һәм Дагыстанга җибәрелгән ярдәмнәр өчен Татарстан мөселманнарына рәхмәтен белдерде һәм барлык акчалар зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк, дип ышандырды.
Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” фондына 4 млн сумнан артык акча килеп ирешкән.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстанның Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле М.А.Мөслимов һәм Дагыстан мөфтиятенең “Инсан” фонды белән хезмәттәшлек итә – ул фаҗиганең беренче көннәреннән вакыйга үзәгендә кайный һәм зыян күрүчеләр, аларның ихтыяҗы турында мәгълүматка ия.
ТАТАРСТАН МӨФТИЯТЕНЕҢ “ЗӘКЯТ” ХӘЙРИЯ ФОНДЫ АША ДАГЫСТАН ХАЛКЫНА БИРЕДӘ ЯРДӘМ ИТӘРГӘ МӨМКИН.




