Бүген, шәүвәл аеның 26нчы көнендә (14нче апрельдә), Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Курра-хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин Каһирәдә шәех Хусари исемендәге Коръән үзәгендә булды. Биредә аны Үзәк директоры, Болгар ислам академиясенең визит-профессоры Хәмделла Әс-Сафти каршы алды.
Мисырда барлыгы шундый исемдәге 17 үзәк бар. Алар гомеренең илле биш елын Изге Китапка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр Мисыр Коръән укучысы Мәхмүд Хәлил Әл-Хусари хөрмәтенә аталган. Аның укуы әлегә кадәр эталон булып санала, ул ун кыйраәт буенча Коръән уку остасы булган һәм үзенең матур тавышы һәм авазларны камил әйтүе белән дан казанган. Мәхмүд Хәлил Әл-Хусари Коръән-Кәримне Гасыйм кыйраәтенең Хафс риваяте нигезендә укып, беренчеләрдән булып аны аудиотасмага яздырган: әлеге вакыйга Коръәнне дөрес уку традицияләрен тарату һәм саклау өчен бик зур әһәмияткә ия була.
Әл-Хусари исемендәге барлык 17 үзәкнең администрациясен аның кызы Ясмин Әл-Хусари җитәкли. Ул шулай ук Мөфти Камил хәзрәтне доктор Хәмделла Әс-Сафти белән каршы алды. Ясмин ханым һәм шәех Сафти Мөфтигә Коръән үзәкләре эшчәнлеге турында сөйләде, хафизлар әзерләү, укыту тәҗрибәсе һәм методикасы белән уртаклашты, шулай ук Әл-Хусари йорт-музеен күрсәтте. Моннан тыш, алар дөньяда мөселман галимнәренең Коръән бастыру һәм Коръән гыйлеме өлкәсендәге соңгы фәнни-дини казанышлары хакында фикер алышты.
Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт Ясмин ханымга репринт һәм яңартылган “Казан басмасы”н бүләк итте. Җавап итеп Ясмин ханым Мөфтигә әтисе тикшереп, үлгәннән соң бер ел үткәч бастырылган 1981нче елгы Мүсхәфне, аның Коръән уку аудиоязмаларын, шәехнең барлык китапларын һәм аның турында язылган мәкаләләрне тапшырды.









