Бүген, зөлкагъдә аеның 10 нчы көнендә (27 апрельдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган кешеләр хәзрәт белән очрашуга үз проектларын тәкъдим итү, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу, шулай ук гозерләрен җиткерү өчен килде.
Аерым алганда, бүген Мөфтигә мәчетләрне проектлау һәм төзү, шулай ук дин әһелләренең тарихи исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Хәләл рассрочка белән йортлар төзү, шулай ук мөселман балалары өчен рухи-әхлакый курсларда IT юнәлеше буенча махсуслаштырылган сменалар булдыру буенча тәкъдимнәр белән чыктылар.
Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфти белән очрашырга теләүчеләргә үзләре күтәреп чыккан мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият эшчәнлеге белән бәйле булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт һәм ведомство оешмаларында карала.
Татарстан Мөфтие белән очрашуга язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.












