Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 9 млн сум акча җибәрде

28 апрель 2026 ел 11:53
Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 9 млн сум акча җибәрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды өченче транш белән Дагыстандагы табигать бәла-казасыннан зыян күрүчеләр өчен 4,5 млн сум акча җибәрде. Моңа кадәр Дагыстан мөфтиятенең “Инсан” фонды карамагына 4,5 млн сум күчерелде һәм шешәләргә тутырылган эчәргә яраклы 4 тонна су җибәрелде. Гомумән алганда, Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 10 млн сумга якын акча җыелды. Акча битараф булмаган гражданнардан, бигрәк тә мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән килә. Акча җыю дәвам итә.

Дагыстан Мөфтие Әхмәд әфәнде Абдуллаев Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән телефоннан сөйләшкәндә, республикадагы барлык мөселманнарга ярдәм өчен рәхмәтен белдерде. Алар табигать бәла-казасы нәтиҗәләре һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышты. Дагыстанлыларга, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды сайты аша акча күчереп, ярдәм итәргә мөмкин.

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстан мөфтиятенең “Инсан” фонды һәм Дагыстанның Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле М.А.Мөслимов белән хезмәттәшлек итә.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы