«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Коръән бәйгесе узды

28 апрель 2026 ел 14:06
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Коръән бәйгесе узды

Бүген, зөлкагъдә аеның 11 нче көнендә (28 апрель), Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә I-V курс студентлары арасында Коръән укучылар конкурсы узды. Чара уку йорты тарафыннан «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы кысаларында оештырылды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – Идел буенда гына түгел, бөтен Россиядәге зур мөселман уку йортларының берсе. Көндезге бүлектә 230 шәкерт белем ала – бүген аларның барысы да конкурста катнашты.

Конкурсның жюри әгъзалары – мәдрәсә укытучылары Габделәхәт хәзрәт Хәлилов, Илнур хәзрәт Хәйруллин, Неккадам остаз Фәйзуллоев, Казандагы әйдәп баручы Коръән өйрәнү үзәкләре белгечләре шәкертләрнең осталыгын бәяләде.

Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

Коръән бәйгесенең максаты – өйрәнелгән материалны кабатлау, иң яхшы укучыларны ачыклау һәм республика һәм Бөтенроссия ярышларына әзерләнү. Әлеге бәйге Урыссуда VII Бөтенроссия ачык «Халисә» Коръән конкурсында һәм Азнакайда ир-атлар арасында Коръәнне яттан белү буенча IX Бөтенроссия «Әсләм» ачык конкурсында катнашу өчен иң көчлеләрне сайлап алырга мөмкинлек бирә. Иң яхшы шәкертләр бу конкурсларда үзләренең сәләтен күрсәтә һәм мәдрәсә данын яклый.

Шунысы игътибарга лаек: мәдрәсәдә Коръәнне ятлауга аерым игътибар бирелә. Бер ел эчендә биредә шәригать юнәлешендә белем алучы 10 егет һәм 5 кыз тулы Коръәнне ятлаган.

Бүгенге конкурста тәхфиз бүлеге шәкертләре катнашмады. Бу бүлектә 15 егет һәм 15 кыз Коръәнне махсус өйрәнә. Шулай итеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә хәзерге вакытта 45 хафиз белем ала.

Мәдрәсәдә Коръән буенча бәйге 1994 елдан бирле ел саен үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы