Бүген, зөлкагъдә аеның 11нче көнендә (28нче апрельдә), Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Хәләл мәҗлесләр алып баручылар лигасы резидентлары белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу вакытында дини кичәләр һәм тантаналар оештыруның заманча тенденцияләре һәм татар традицияләре хакында фикер алыштылар. Фикер алышуда танылган татар-мөселман алып баручылары Айваз Садыйров, Марсель Әхмәдуллин, Салават Миңнеханов, Булат Бәйрәмов һәм Ренат Галиәсгаров катнашты. Алар барысы да хәләл чараларны спиртлы эчемлекләрсез оештыра.
Кунаклар Хәләл мәҗлесләр алып баручылар лигасын оештыру хакында сөйләде, бердәм эшчәнлек тәҗрибәсе, шулай ук татар халкын ислам кыйммәтләренә һәм хәләл тормыш рәвешен алып баруга җәлеп итү, шул исәптән хәләл мәҗлесләр үткәрү мәсьәләләре буенча фикерләре белән уртаклашты. Алар һәр чара-мәҗлес алдыннан заказчылар белән аңлату эше алып барырга, шул исәптән программага нәшидләр кертү буенча да теләкләрен җиткерде. Очрашуда татар гаиләләрендә никахлар үткәрү тәртибе аерым каралды.
Камил хәзрәт танылган мөселман алып баручыларына татар-мөселман традицияләрен саклаулары өчен рәхмәт белдерде, аларның Казан мәдрәсәләрендә һәм мәчет каршындагы курсларда белем алуларын хуплады. Кунаклар Мөфтидән никах мәҗлесләре, бала туу уңаеннан (бәби чәе) мәҗлесләр оештыру һәм әзерләү мәсьәләләре, шулай ук дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр (Мәүлид ән-Нәби, Ураза бәйрәме, ифтарлар һ.б). буенча тулы җаваплар алды.
Хәләл мәҗлесләр алып баручылар лигасына Айрат Заһриев, Айваз Садыйров, Марсель Әхмәдуллин, Салават Миңнеханов, Булат Бәйрәмов, Ренат Галиәсгаров, Рамил Шәрәфиев һәм Айнур Сөләйманов керә.

















