Зөлкагъдә аеның 15нче көнендә (2нче майда) мөселман дин эшлеклеләре Казанның Яңа бистә зиратына җыелачак – биредә Остазларны искә алу көне үтәчәк. Әлеге чарада татар зыялылары, дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, журналистлар, шәкертләр һ.б.ларның катнашуы көтелә.
Быел әлеге чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026” статусы кысаларында оештырыла.
Остазларны искә алу көнен оештыручы – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин: дога кылу мәрасиме нәкъ менә аның башлангычы белән ел саен 2нче май көнне 1998нче елдан бирле үткәрелеп килә, ул искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче дә.
Әлеге чара барышында катнашучылар тарихта тирән эз калдырган күренекле дин әһелләре һәм галимнәр – Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, шулай ук Казанның соңгы ишаны, Бөек Ватан сугышында катнашкан Гарифулла ишан Гайнуллин һәм башкаларның каберләре янында Коръән укып дога кылачак.
Шунысын да билгеләп үтик, бүген, Остазларны искә алу көне алдыннан Казанның Яңа бистә зиратында өмә үтәчәк. Татарстан мөфтияте, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә коллективы зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерәчәк. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралап, аллеяларны себереп җыештырачак, кабер ташларын чистартачак.
Якынча исәпләүләр буенча, Яңа бистә зиратында 100гә якын мөселман дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән.
Остазларны искә алу көненә җыелу урыны һәм вакыты - 9.00 сәгатьтә зиратның төп капкасы янында. Рәхим итегез!




