Нәзарәт коллективы һәм Казан мәдрәсәләре шәкертләре Казанның Яңа татар зиратында өмә ясады

29 апрель 2026 ел 16:03
Нәзарәт коллективы һәм Казан мәдрәсәләре шәкертләре Казанның Яңа татар зиратында өмә ясады

Бүген, зөлкагъдә аеның 12 нче көнендә (29 апрельдә), Татарстан мөфтияте коллективы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре Казан шәһәренең Яңа Татар зиратында өмә оештырды.

Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар, мөгаллимнәр һәм шәкертләр зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.

Өмә уздыру өчен Яңа татар зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 2 майда традицион рәвештә Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, әлеге зиратта 50 дән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Каюм Насыйри, Габделхак Садыйков һәм башкалар җирләнгән.

 Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләре, күренекле мәгърифәтчеләр, остазлар рухына җәмәгать белән дога кылынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы