Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

29 апрель 2026 ел 15:29
Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Бүген, зөлкагъдә аеның 12нче көнендә (29нчы апрельдә), Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026” статусы кысаларында үтте.

Интеллектуаль ярышта Татарстанның төрле почмакларыннан – Алабуга, Яңа Чишмә, Азнакай, Ютазы, Арча, Кукмара, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт, Яшел үзән, Баулы, Сарман, Тукай, Бөгелмә, Нурлат, Мөслим, Балтач, Чистай һ.б. районнардан –  19 команда катнашты.

Конкурсның шәрәфле кунаклары арасында Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Үзенең сәламләү чыгышында ул белем алуның һәм аны таратуның мөһимлеген ассызыклады һәм әлеге бәйгенең Ә.Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабы буенча үткәрелүен хуплады. Камил хәзрәт ассызыклаганча, әгәр мөселманнар безнең галимнәребезнең хезмәтләренә таянып гыйбадәт кылса, җәмгыятьтә аңлашылмаучанлык булмас.

Аннары катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Лениногорск районы башлыгы Марат Гыйрфанов, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов һәм башкалар сәламләде.

“Гыйлем нуры” бәйгесенең төп максаты – Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне сынау, шулай ук халык арасында дини белем таратуга кызыксынуны арттыру. Бәйге шулай ук тәҗрибә уртаклашуга һәм кардәшлек элемтәләрен ныгытуга, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итә.

Фотосурәтләр: Лениногорск мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы