“Мәгънәне бозып тәрҗемә итү – җинаять”: мөселман китап кибетләрен хаталы тәрҗемәләр басып алды

30 апрель 2026 ел 12:47
“Мәгънәне бозып тәрҗемә итү – җинаять”: мөселман китап кибетләрен хаталы тәрҗемәләр басып алды

Диния нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә дини китапларның бозык тәрҗемәләре һәм аларның Россия китап базарында киң таралу мәсьәләсе турында түгәрәк өстәл узды. Җыелышта Мөфти урынбасарлары, Нәзарәтнең Голәмәләр шуралары әгъзалары, имамнар, дин галимнәре һәм теологлар, юристлар катнашты.

Түгәрәк өстәл Казанның төрле кибетләреннән сатып алынган китапларны тикшерү нәтиҗәләре җәһәтеннән оештырылды – мондый тикшерү мөселманнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләреннән соң үткәрелде. Укучыларны рус теленә тәрҗемәләрнең дөреслеге борчый һәм капма-каршы аңлатмалар бирелүе аптырата. Сатып алынган китаплар арасында - түбән сыйфатта, җимергеч һәм каршылыклы фикерләрне алга сөргән  басмалар шактый.

Мөфти Камил хәзрәт оригиналь мөселман текстларына, шул исәптән, Коръән һәм хәдисләргә ирекле аңлатмалар бирү гадәте киң таралуына игътибар итте: "Ике телне белү генә теләгән һәркемгә, мәсәлән, медицина яки башка фән буенча китаплар тәрҗемә итү хокукын бирми. Ислам әдәбиятына килгәндә исә, җитәрлек гыйлеме булмаган тәрҗемәчеләр терминнарны белмәү һәм теманы аңламау аркасында төшенчәләрне бутыйлар, авторларның оригиналь тезисларын төшереп калдыралар, тупас хаталар җибәрәләр. Китапны тәрҗемә итү өчен гарәп һәм рус телләрен белү генә әле җитми – кешенең тахассусы булуы зарур, ягъни аның сайланган дини фән өлкәсендә белгечлеге булырга тиеш. Алай гына да түгел, фикһ яки гакыйдәне яхшы белү дә әле синең теләсә нинди хәдисне дөрес тәрҗемә итә алуыңа нигез бирми. Ә мәгънәне бозып һәм теманы аңламыйча тәрҗемә итү – ул җинаять. Асылда тәрҗемәче – ул икенче автор, һәм аның җаваплылыгы да шул ук дәрәҗәдә".

Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни-аналитик мәгълүмат үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Ринат Патеев күтәрелгән проблема белән килеште һәм «Тәрҗемәләр үрчи, ай саен басыла һәм алар артында кем торганлыгы да билгесез» дип, вәзгыятьне күз уңыннан ычкындырырга ярамаганлыгын билгеләп үтте:

– Дини текстлар – бик катлаулы әйбер. Бер генә тәрҗемә дә оригиналь гарәп текстын тулысынча чагылдырмый. Шул ук вакытта бүгенге көндә әдәбиятның бик тиз, аңлашылмый торган шартларда, күп күләмдә кем тарафыннан һәм кайда тәрҗемә ителүе белән бәйле сораулар тудыра торган вәзгыять еш очрый. Болар барысы да китап продукциясе базарына, интернетка, массакүләм мәгълүмат чараларына чыга. Һәм бу тәрҗемәләр дә, дини чыганакларның билгеле бер аңлатмалары да еш кына деструктив характерда була.

Ринат Фаик улы шулай ук хаталы тәрҗемәләр таралуның нинди нәтиҗәләргә китерүен дә билгеләп үтте – ул төрле радикаль, экстремистик, террорчылык төркемнәренең эшчәнлекләрен активлаштыра. Шул ук вакытта ул бу мәсьәләдә тыю чараларының нәтиҗәле булмаячагын ассызыклады һәм абруйлы мөселман галимнәрен гади мөселманнарга аңлаешлы, сыйфатлы, дөрес дини китаплар әзерләргә һәм бастырып чыгарырга өндәде. «Дини китапларны тәрҗемә итү һәм аларга аңлатмалар бирү буенча системалы эш кирәк», – диде ул.

Бу фикерне Татарстан Республикасының Изге Коръән һәм Чиста Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Сәлмән дә хуплады:

– Бүген бозык тәрҗемәләрнең күп булуы гына түгел, ә дөрес тәрҗемәләрнең бик аз булуы борчый. Шуңа күрә мөселман китап базары сыйфатсыз продукция белән тулган. Һәм шуннан проблемалар килеп чыга да инде: дөрес булмаган тәрҗемәне укыган кеше ислам фикерен дөрес аңламый, ул бозык фикердәр белән “агулана”. Бу начар нәтиҗәләргә китерә.

Ә Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков исламны тәрҗемә ителгән китаплар буенча өйрәнергә ярамый, дип белдерде һәм аларны тарату икенче бер проблема тудыруын  әйтте:

– Хәзер бездә мәчеткә йөрүче һәр икенче кеше шушы тәрҗемәләрне укый да, нинди дә булса аять яки хәдис белән таныша да, үзен мөҗтәхид дип белә башлый. Мөҗтәхид – ул шәригать фәннәрен өйрәнүдә, танып белүдәиң  югары дәрәҗәгә ирешкән, беренчедән, ислам фәннәренең формалашу контекстын, икенчедән, бу ислам фәннәренең методологиясен аңлаган, ягъни шул фәннәрне белгән галим. Әмма тәрҗемәләрне нәкъ менә дини гыйлеме булмаган кешеләр укый. Алар хәтта хәдисләрне аңлата башлый, гәрчә хәдисләрне дә, аятьләрне дә контекстны белмичә аңлату, шәрехләү, бигрәк тә гамәлдә куллану мөмкин түгел. Контекст – ул имам-мөҗтәхидтә булган белемнәр, күнекмәләр җыелмасы. Тәрҗемәләрне һәм аңлатмаларны киң катлам укучылары укысын өчен түгел, ә белешмә материал итеп кенә файдалану өчен генә әзерләргә була.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук, сыйфатсыз китаплар таралмасын өчен, дини оешмаларга дәүләт белән уртак эш алып барырга кирәк, дип белдерделәр.

Моннан тыш, җыелышта бүген суд инстанцияләрендә дини китапларның кайбер тәрҗемәләрен (аерым алганда, А.Нирша тәрҗемәсендәге кыскартылган “Сахих әл-Бохари” китабы) тыю турында эше дәвам итүен искәрттеләр һәм хәдисләрнең оригинал җыентыгы түгел, ә аның күпсанлы тәрҗемәләрнең берсе генә - А.Нирша тәрҗемәсе генә каралуын әйттеләр. Анда, экспертларның фикере буенча, асыл хәдисләрнең мәгънәләрен бозып күрсәтә торган хаталар киткән. Бу һәм башка мисаллардан чыгып, түгәрәк өстәлдә катнашучылар шунда килеште: ислам китапларының хаталы тәрҗемәләре диннең хак кыйммәтләрен бозып күрсәтә, исламга һәм дин фәненең абруен төшерә һәм кайбер очракларда милләтара һәм динара низаглар тудыра. Шуңа күрә халыкны дини әдәбиятның тикшерелгән һәм төпле тәрҗемәләре белән тәэмин итү мәсьәләсе олы әһәмияткә ия булды.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы