Бүген, зөлкагъдә аеның 26 нчы көнендә (13 майда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Согуд Гарәбстанының Ислам сәүдә һәм үсеш палатасы Генераль секретаре Йосыф Хәссән Хәләви белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитет рәисе Әббяс хәзрәт Шляпошников катнашты.
Кунак Казанга “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” XVII Халыкара икътисади форумында катнашу өчен килде.
Очрашу барышында Татарстан Мөфтие мөхтәрәм кунакны Нәзарәтнең Коръән өйрәнү һәм Коръән бастыру өлкәсендәге проектлары белән таныштырды. Аерым алганда, ул Россиянең яңа тарихында беренче Казан кулъязма Коръәнен тәкъдим итте. Казан кулъязма мүсхәфенең үзенчәлекләре турында тәфсилләп һәм җентекләп сөйләде.
Билгеле булганча, Йосыф Хәссән Хәләви, узган ел КазанФорум вакытында Татарстан мөфтиятендә булып, мүсхәфне басмага әзерләү барышы белән танышкан иде. Ә бүген хөрмәтле кунак Нәзарәтнең кулъязма Коръәнне әзерләү буенча комиссиясенең дүрт еллык эш нәтиҗәсен күрде.
Бүген очрашуда хәләл индустрияне үстерү буенча фикер алыштылар.
Доктор Йосыф Хәссән Хәләви Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләрен билгеләде. Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитетының Согуд Гарәбстанында аккредитация алуын исәпкә алып, ул Россия Федерациясе җитештерүчеләре продукциясенең шушы ил сатып алучыларына барып җитүе белән кызыксынуын белдерде. Ул монда һәрьяклап булышлык күрсәтергә вәгъдә бирде һәм Казанда ике ил эшкуарларның очрашуын оештырырга тәкъдим итте. Камил хәзрәт кунакның тәкъдимен кабул итте.
Мөфти хәзрәт очрашу истәлеге итеп кунакка Казан кулъязма Коръәнен бүләк итте.









