Мөфти SMIIC Генераль секретаре белән очрашты

13 май 2026 ел 19:14
Мөфти SMIIC Генераль секретаре белән очрашты

Бүген, зөлкагъдә аеның 26 нчы көнендә (13 майда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлар һәм метрология институты (SMIIC, Төркия) генераль директоры Ихсан Овют белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитет рәисе Әббяс хәзрәт Шляпошников катнашты.

Ихсан Овют Камил хәзрәткә Татарстан Республикасында хәләл индустриясе үсеше өчен рәхмәт белдерде һәм Диния нәзарәтенең бу тармактагы казанышларын билгеләп үтте. Алар хәләл сертификацияләүгә кагылышлы проблемалы мәсьәләләр: хайванны аңгырайту, малны механик ысул белән чалу һәм җитештерүдә бөҗәкләрне (кармин) куллануның ярамавы турында сөйләштеләр.

Татарстан Мөфтие сертификацияләү органнарының иң беренче чиратта кулланучылар мәнфәгатьләрен истә тотып эшләргә тиешлеген ассызыклап үтте.

Камил хәзрәт очрашу истәлеге итеп кунакка Казан кулъязма Коръәнен бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы