Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә Мөфти Камил хәзрәт һәм Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков Төрекмәнстан Мөфтие Ялкап хаҗи Хуҗагулыев белән очрашты. Кунак Казанфорумда катнашу өчен Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов делегациясе составында килде.
Ялкап хаҗига Татарстанның иң матур мәчетләренең берсен күрсәттеләр, аның социаль активлыгы турында сөйләделәр. Шулай ук татар дин галиме Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин музее буйлап экскурсия үткәрделәр.










